Music / АХЫРЗАМАН БЛЮЗ
мәхәббәт көткәндә ( в ожидании любви )  PR 4,5 ▲      
Like
Download: MP3, 192 Kbit
Listens: 283
Downloads: 139
Bookmarks: 1
Styles: Disco, Slow Motion House (Disco)
Duration: 5:05
Size: 7Mb
Recording: 26 March 2015
Publication: 2 August 2023 22:03
More
УТЛЫ ХӘБӘР
автор: Рашат НИЗАМИ

Көтте кызый, мәхәббәтен көтте –
Яңгыр көткән кыргый дала сыман.
Коендырып чыкта тез башларын,
Чабып узды гөлләр арасыннан.

Җитү кыздай оеп, йоклап ята
Яшел болын изүләрен ачып.
Кояш түгел, сөю күтәрелә! –
Офыкларга шулай тып-тын басып.

Чыклар кибә, күз яшьләре кибә…
Ялкынланып яна татлы сагыш.
Дәва булыр, таллар, кыз күкрәген
Дымлы яфрак белән капласагыз.

Син оялма, гаҗәпләнмә, чишмә,
Күреп кызның үзеңә иелгәнен, –
Тидерсен ул салкын суларыңа
Үбелмәгән кайнар иреннәрен.

Сөю булып кояш күтәрелә –
Мәхәббәттән гүя утлы хәбәр.
…Җиде диңгез кичәр иде егет
Шушы кызның барын белсә әгәр.

Comments

Татар теле мин яратам! Миңа ошый ))
рәхмәтләре явсын , рәхәтләнеп тынлагыз яраткан җырлар
Please, sign up (it's quick!) or sign in, to post comments and do more fun stuff.