Хэерле кич!) Сама написала только один стих на татарском, посвящённый моей деревне. А насчёт поэтов, если честно, современных не знаю. Возможно, на поэтических сайтах, есть современные поэты..
благодарю , ну по всей видимости текст я могу загрузить здесь , если Вы немного знаете как звучат некоторые татарские буквы . Всё таки по сравнению с русским алфавитом в татарском есть добавочные буквы отражающие фонетику татарского языка Күзләреңә карап бер көрсендем, Читкә борылып авыр суладым. Әйләндерде дөнья, тулгандырды Язмышларның агымсуларын.
Алсуландың , дөньям, алсуландың Шәфәкь төсе тамды суларга. Агымсулар булып акты еллар, Без кул болгап калдык шуларга.
Күзләреңдә чишмә юлын күрәм - Сусауларны басар көннәрдер. Керсез иде безнең агымсулар, Кер чайкады анда кемнәрдер.
Утны- утлар, суны-сулар җиңә, Арабызда ут һәм су ята. Күзләреңә карап көрсендерә, Читкә борылып ,авыр сулата... Нияз Акмал.
Comments
Хәтерлисең микән , мин әйтәлмим
Авыл урамнары кичләрен ,
Икәү генә без бит кайта идек
Таба идек сөйләр сүзләрен .
Искә төшә шушы вакытларда
Күпме еллар инде үтсәдә ,
Онотылмый шушы яшь вакытлар
Чәчләргә бит чаллар керсәдә .
Сөю булды микән шушы вакыт
Әллә инде яшьлек хисләре
Хәзер инде барын әйтеп булмый
Алып китте язның җилләре .
Оялчанда идек ялгышмасам
Ямьле чаклар иде , шул вакыт
Тик эзләрне хәзер табалмассың ,
Киткән инде күптән кар басып .
Бу доньяның шушы куласасын
Булсын иде борып кирегә
Борма борма үткән юлларымны
Үтәр идем турылап кирегә .
Күпме гөмер инде үтелде бит ,
Тапалганнар инде сукмаклар ,
Рәхмәт сиңа булган шул көннәргә
Кире генә кайтмас шул чаклар ........
Читкә борылып авыр суладым.
Әйләндерде дөнья, тулгандырды
Язмышларның агымсуларын.
Алсуландың , дөньям, алсуландың
Шәфәкь төсе тамды суларга.
Агымсулар булып акты еллар,
Без кул болгап калдык шуларга.
Күзләреңдә чишмә юлын күрәм -
Сусауларны басар көннәрдер.
Керсез иде безнең агымсулар,
Кер чайкады анда кемнәрдер.
Утны- утлар, суны-сулар җиңә,
Арабызда ут һәм су ята.
Күзләреңә карап көрсендерә,
Читкә борылып ,авыр сулата...
Нияз Акмал.